Татарстан җитәкчелеге Кытай химик-инжиниринг компаниясенең (CNCEC) “Аммоний” заводы мәйданчыгында эшне югары дәрәҗәдә оештыруларына югары бәя бирә һәм CNCEC республиканың нефть, газ, химия комплексы үсеше буенча гамәлгә куела торган башка проектларында да катнашыр дип өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNCEC идарәсе рәисе Цзин Кэнин белән очрашуда белдерде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Универсиада-2013 Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, FISU беренче вице-президенты – Россия студентлар спорты берлеге Олег Матыцин, FISU Җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас катнашты.