ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
“Кече бизнес. Финанслау һәм дәүләт ярдәме”. Бүген Казанда “ОПОРА РОССИИ” кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү гомумроссия җәмгыяте белән “ОПОРА-КРЕДИТ” медиахолдингы оештырган конференция әнә шулай атала. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы булышлыгында уздырылучы бу чараның максаты – эшмәкәрләрне гамәлдәге дәүләт ярдәме механизмнары, аларны финанслау өчен каралган инструментлар белән якыннан таныштыру. IT–паркта видеоэлемтә режимында оештырылган конференцияне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, “ОПОРА РОССИИ” президенты, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Борисов һ.б. катнашты.

11
сентябрь, 2010 ел
шимбә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов районында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнашты.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде.

Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты: бәрәңге, яшелчә, төрле ярмалар, ит һәм сөт ризыклары тәкъдим ителгән иде. Бәрәңге төялгән йөк машиналары янында сәүдә аеруча кызу барды. “Икенче икмәкне” килограммын – 17, ә карабодайны 35 сумга сатып алырга мөмкин иде.
Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Мәскәү районында оештырылган ярминкәдә булды. Илдар Халиков сәүдәнең ничек баруын карады, сатып алучылар белән аралашты.

Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән республиканың Буа һәм Чүпрәле районнары продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән иде. Биредә бәрәңгенең килограммы – 17, карабодай – 35, югары сортлы он 12 сумга сатылды.

10
сентябрь, 2010 ел
җомга
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Хөкүмәте һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы арасында мөһим килешү имзанды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Татарстан халкы кичә Владикавказның Үзәк базарында булган шартлау, анда һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар турындагы хәбәрне сызлану, әрнү белән кабул итте. Күпмилләтле Татарстан халкы һәлак булучыларның якыннарының, барлык Төньяк Осетия халкының кайгысын уртаклаша, аларга теләктәшлек белдерә”, -дигән юллар бар бу телеграммада.

9
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган утырышта Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде.

“Бюджетны формалаштырганда без төп юнәлешләр буенча Татарстанның әйдәп баручы позициясенә йөз тотабыз”, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте өчен төп критерий – Татарстан халкының яшәү сыйфаты.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә бюджет проекты эшләнә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.

8
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов һ.б. катнашты.
Бүген Казанда Федераль салым хезмәтенең 2010 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышны Федераль салым хезмәте рәисе Михаил Мишустин үткәрде, коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең кереш чыгышында Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте коллегиясен үткәрү урыны сыйфатында Казанны сайлаганы өчен Михаил Мишустинга рәхмәт белдерде. “Мин моның сәбәбе Татарстан Республикасының Россия Федерациясе бюджетын формалаштыруда уйнаган ролендә дип уйлыйм”, - диде ТР Президенты.

7
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Федераль иминлек хезмәте ТР идарәсенең башкаланың Зур Кызыл урамында төзелә торган бинасы белән танышты. Хөкүмәт башлыгы бинаның әзерлек дәрәҗәсен уңай бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International