ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Федераль иминлек хезмәте ТР идарәсенең башкаланың Зур Кызыл урамында төзелә торган бинасы белән танышты. Хөкүмәт башлыгы бинаның әзерлек дәрәҗәсен уңай бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан һәм Венесуэлага ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

Венесуэла делегациясе Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Кичә кунаклар Чаллы һәм Зәйдә булды, бүген исә Казанның сәнәгый потенциалы белән танышты.

6
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Урманнарның никадәр зур байлык булуын күзаллау өчен берничә санны атап үтү җитәдер. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә җиткергәнчә, Россия территориясенең 69 проценты урманнар белән капланган. Дөньядагы үзагач запасының биштән бер өлеше дә Россиягә туры килә. Моңа урманнарның зур экологик ролен дә өстәргә кирәк. Шуңа күрә бүген урманнарны дөрес итеп файдалану, аларны саклау һәм торгызуның актуальлеге бик югары.

4
сентябрь, 2010 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында “Татнефть” компаниясе тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләренә 60 “Fiat Ducato” микроавтобусы һәм компьютер класслар өчен 60 комплект тапшыру тантанасы узды. Бу бүләкләр нефть компаниясенең 60 еллыгы һәм Укытучы елы уңаеннан тапшырыла.

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән “Татнефть” ААҖнең 60 еллыгы бәйрәмендә булды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансеры филиалын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.


3
сентябрь, 2010 ел
җомга

Тиздән Казан монополиягә каршы хезмәтләрнең эшчәнлеген камилләштерү мәйданына әйләнәчәк. Татарстан башкаласында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең халыкара укыту-методик үзәге ачылачак. Бүген Казан Кремлендә Федераль хезмәт белән ТР Хөкүмәте арасында шул хактагы килешүгә кул куелды. Документны Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Әлеге мөһим документны имзалау тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Андрей Цариковский белән очрашуы кысаларында узды.

Бүген Казан Кремлендә 14-26 август көннәрендә Сингапурда узган беренче Яшүсмерләр Олимпия уеннарында призлы урыннарга лаек булган Татарстан спортчыларын хөрмәтләделәр. Яшь атлетлар һәм аларның тренерлары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сингапурда узган уеннарда 201 комплект бүләк уйнатылды. Россия җыелма командасы Кытай спортчыларыннан гына калышып, 49 медаль (шуларның 20 се – алтын, 17 се – көмеш, 12 се – бронза) яулады һәм гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды.


2
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының сафка кертелә торган беренче комплексын төзү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта алар 96 процентка әзер. Планлаштырылган 3545 миллион сум акчаның 3388 миллион сумы үзләштерелгән инде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш темплары белән танышты.

Республика башлыгы эш сәфәре барышында 1А1 этабындагы 6 төп объектта булды.

1
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Бөгелмәдә “Газпром – балаларга” программасы буенча төзелгән яңа спорт комплексы ачылды. Спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром”ның идарә рәисе Алексей Миллер катнашты.

Бөгелмәдә яңа спорт комплексы ике елдан азрак вакыт эчендә сафка баса – аны төзү эшләре 2008 елның 20 ноябрендә башлана. Комлекста 25 метр озынлыктагы йөзү бассейны, 42x24 метрлы универсаль спорт залы, аэробика белән шөгыльләнү, тренажер заллары, алты уку сыйныфы, табиб, шәфкать туташы, массаж бүлмәләре бар. Комплексның бәясе 653,7 миллион сум тәшкил итә.
Бүген Татарстанның Зәй районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәп ачылды.

Мәктәпне ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева хәбәр иткәнчә, Зәй халкы әлеге уку йортының ачылуын 10 елга якын көткән. ТР Хөкүмәте ярдәмендә, шулай ук төзүчеләрнең тырышлыгы белән мәктәп 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачты. “Бүген без ике сменада эшләүдән котылдык. Хәзер Зәйдәге барлык мәктәпләр бер сменада эшләячәк. Бу балалар мәктәптән өйләренә вакытында кайта, ял итә һәм дәрес әзерли ала дигән сүз. Бүген беренче сыйныф укучылары әлеге мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәк”, - диде ул һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, яхшы укуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International