ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында "Fiat - Sollers" автозаводын төзү һәм автокомпонентларны китерүчеләр паркын үстерү мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт Йортында каралды.

Киңәшмәне Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов уздырды.

1
март, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында төзелгән чираттагы спорт объектын ачуда катнашты.

"Олимпиец" универсаль спорт комплексы (Казан, Горький шоссесы) Универсиадага ачылган спорт объектлары исемлегендә унберенче бина. 2013 елның җәендә биредә волейбол буенча ярышлар узар дип көтелә.
Бүген "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов рәислек итте. "Татнефть" ААҖнең гыйнвар бюджеты башкарылуы тикшерелеп, 2010 елның март аена бюджеты расланды.
Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә катнашты.

Утырышта шулай ук республика министрлары, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан комитетлары вәкилләре катнашты.

Әлмәт муниципаль районының 2009 елдагы эшчәнлеге белән районның башкарма комитет җитәкчесе Мансур Хафизов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы үсешенә керткән зур өлеше һәм Әлмәт шәһәре проблемаларын хәл итүдә күрсәткән ярдәме өчен бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖнә рәхмәтен җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрнең мөһим социаль проектларны финанславын билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ бинасында республика Кече нефть компанияләренең 2009 елгы эшенә нәтиҗә һәм агымдагы елга бурычлар буенча киңәшмә уздырды.
2010 елның маенда илебез әһәмиятле вакыйга - 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 65-еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстанда сугыш үз эзен калдырмаган бер генә гаилә дә юктыр. Татарстан Республикасында бүген 150 меңгә якын Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 13,5 меңе сугыш кырларында илебезне яклаган. Вакыт ветераннарыбызны кызганмый - сугыш вакыйгалары шаһитлары саны елдан-ел кими бара.

26
февраль, 2010 ел
җомга
Татарстанга Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте Идел буе идарәсенең җитди, системалы эш алып баруы кирәк.
Бүген бу турыда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе контролендәге предприятие һәм оешмаларның сәнәгать, энергетика һәм экология куркынычсызлыгы торышына багышланган киңәйтелгән утырышта Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Мексиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Альфред Перес белән очрашты.
Сүз кайбер икътисад тармакларында хезмәттәшлек итү турында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллективын яңа җитәкче белән таныштырды.
Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International