ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2010 ел
җомга
8нче март алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты.

Әлегедәй очрашулар инде традициягә әйләнде. Алар инде берничә ел рәттән үткәрелә.

Очрашуда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Казан урамнарында автомобильләр күп булуы, һаваның пычрануы, республика шәһәрләре балалар бакчаларында чиратларның зур булуы, Татарстан Республикасы спорт объектларында балалар спортына ярдәм күрсәтү һәм олимпия резервын әзерләү кебек көн кадагында торган мәсьәләләрне күтәрде.

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты.

Очрашуда иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, республика үсешенең социаль-икътисадый проблемаларын җәмгыять дәрәҗәсендә күтәрү һәм алар турында сөйләшү, дәүләт хакимияте органнары карарларны кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, иң мөһим закон проектларын тикшерү турында сүз барды.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм торак төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды.  Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Доклад белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.


4
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елга куелган максатлар арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать җитештерүенең 915 млрд. сум күләменә чыгуны атады.

Ул хакта ул бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә белдерде.

Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Хөкүмәте башлыгы күкерт җитештерү мәйданчыгында булды, чистарту корылмалары, цехара эстакадалар, насос станцияләре төзелеше белән танышты.

3
март, 2010 ел
чәршәмбе
"Мәскәү банкара валюта биржасы" ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү бүген Мәскәүдә (Федерация Советы бинасында) имзаланды.

Имзаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко куйдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә, 2нче март көнне, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча "Кадрлар резервы" проекты финалистлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарага "Кадрлар резервы" проектының 19 финалисты чакырулы иде.

2
март, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Узган ел башкарылган эшләргә хисап тотып ведомство җитәкчесе Рәис Мөбарәкшин чыгыш ясады.
Татарстанда яше 10 елдан артык булган җиңел машиналар саны 194,5 мең тәшкил итә. Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр итте.
Татарстандагы тормыш дәрәҗәсе Европаның урта күрсәткечләренә җавап бирсен өчен, республика бюджеты, кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, икеләтә артырга тиеш. Мондый бәяне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин бирде. Министр хәзерге вакытта Татарстанда яңа программа эшләнә дип хәбәр итте. Әлеге программа быел тәмамлана торган 2005-2010 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш программасына алмашка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International