Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында 2010 елга Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында республика килешүенә кул куелды.
Документ социаль-икътисади сәясәт үткәрүне һәм социаль партнерлык үсешен күздә тота.
Килешү текстынна Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018 елга кадәр Урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе тәкъдим ителде.
Утырыш республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов катнашты
Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен үзара отышлы проектларны тормышка ашыру, уртак җитештерү эшләрен оештыру һәм Россия Федерациясенең башка регионнарына киңәйтү буенча плацдармына әверелергә мөмкин.
Бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.