2009 елда Татарстан Республикасында хезмәт итүгә 13 мең, 2008 елда – 9,5 меңнән бераз гына артык, 2007 елда – 7,5 меңгә якын граждан чакырылган һәм гаскәрләргә озатылган. Бу турыда Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Федераль бюджет Татарстан Республикасына җитди ярдәм күрсәтте, һәм аның хисабына республика коммерция тибындагы банк кредитларын җәлеп итми дә булдыра алды. Бу турыда бүген федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән традицион үткәрелеп килә торган Яңа ел алды очрашуында белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелде.
Узып бара торган елга нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов елның катлаулы булуын, республиканың үз керемнәренең күп өлешләрен югалтуын хәбәр итте.