Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге башлыгы Марсель Имамов, әниләр капиталыннан файдалануга бәйле рәвештә, законнарга кертелгән үзгәрешләр турында җентекләп сөйләп бирде.
Ул 2007 елның 1 нче гыйнварыннан әниләр капиталына дәүләт сертификатының икенче бала тапкан яки икенче баланы тәрбиягә алган хатын-кызларга һәм, элек дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына булган хокуктан файдаланмаган булсалар, өч яки аннан да күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган хатын-кызларга бирелүен искәртте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республика һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Татарстан Республикасында җитештерелә торган автомобиль техникасын сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә республиканың бөтен министрлыклары җитәкчеләре, Sollers (“Соллерс” ААҖ) компаниясенең генераль директоры Вадим Швецов, “Sollers-Алабуга” ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм башкалар катнашты.