ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Kazanforumга 80 илдән 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Бу соңгы сан түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Бүген Казан Кремлендә «Зенит - Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо - Ак Барс» хатын - кызлар волейбол клубы - 2023/2024 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, «Динамо» ФСО рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.


29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Саранскта (Мордовия Республикасы) «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Локомотив-Пенза» командалары арасында регби буенча матч узды.

Матчны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карады.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


26
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2024 елгы Россия венчур форумын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан-Экспо» ХКҮдә узды.

Ябылу тантанасында катнашучыларга Россия венчур форумы эш йомгаклары буенча видеоролик күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, форум ике көнлек эшлекле программадан торды. Форум чараларында 4000нән артык катнашучы, 60ка якын стартап, 150гә якын компетентлы спикер һәм бәйсез экспертлар катнашты. Форум эшенең төп юнәлешләре венчур инвестицияләре булды, бу тема, беренче чиратта, профессиональ венчур фондлары идарәчеләре һәм шәхси инвесторлар өчен кызыклы булды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда «РЕБУС» форумы 14-15 ноябрьдә узачак, анда Кытай экспертлары катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, брифинг мәдәни мирас объектларын саклау темасына багышланган иде. Видеоконференцэлемтә режимында брифинг республиканың барлык муниципаль районнарына трансляцияләнде. Брифинг Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланды (18 апрельдә билгеләп үтелә).

Иннополиста Россия венчур форумының рәсми «нуль» көне тәмамланды, аның темасы – «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге». «Нуль көн» чараларында спикерлар һәм экспертлар, инвесторлар, стартаплар һәм венчур фондлары, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе, эре корпорацияләр һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International