ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәрендәге ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендәге эшен дәвам итте. Монда ул Россия Федерациясе павильонындагы Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итте.
«Татарстан делегациясе зур канәгатьләнү белән ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша. Бу мөһим вакыйга белән бөтен тугандаш Казахстан халкын һәм аның Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевны котларга телим, - диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан стендын ачып. 

Бүген Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә «Family Village» коттедж поселогында Ханбикә Сөембикә хөрмәтенә аталган урамны рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Исәкәшев катнашты.
«Астанада Ханбикә Сөембикә исемендәге урамны ачу – безнең тугандаш халыкларыбыз тарихында мөһим вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында: Бу олы бүләк өчен Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевка һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Орентай улы Исәкәшевка рәхмәтемне җиткерәм.


11
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде. Астан халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Михаил Бочарников, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмаһәмбәтов һәм Астана шәһәре Хакиме урынбасары Ермәк Аманшаев каршы алды.

Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре барышында Астана шәһәренең яңа торак комплексларының берсендә Сөембикә урамын рәсми ачу планлаштырылган.


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләрен укыту семинарында булды. 

Укыту программасы кич, 9 июнь көнне, "Свияжск таулары" шәһәр-курорты мәйданчыгында ачылды. 

Россия көне алдыннан дәүләт бүләкләрен тапшыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде. 

Татарстан – Россия Федерациясенең алга таба үсүче төбәкләреннән берсе, бу – әйләнә-тирә мохитка техноген йогынтының югары дәрәҗәсе дигән сүз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның күчмә утырышында хәбәр итте. 

Искәртәбез, бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды бу утырыш, аны Россия Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской алып барды.

Бүген Федераль эклогия советының җиденче күчмә утырышын Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской ачты.

Утырыш Россия Федерациясендә Экология елын уздыруның төп чараларын гамәлгә ашыру барышына багышланган. Экология елының төп чаралары планы сигез юнәлеш буенча 234 чараны гамәлгә ашыруны билгели. 


9
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген кич Татарстан Республикасына Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Донскойны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданында Иннополисның 2 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополис шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.

Бүген Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм делегация әгъзалары Россия экспозициясендә булдылар, 10 июньнән алып 18 июньгә кадәр беренче тематик атнаның генераль партнеры – Татарстан Республикасы. 

Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар өчен Татарстан Республикасы экспозициясе буйлап экскурсия уздырды һәм республиканың Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән һәм Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүче алдынгы предприятиеләре турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International