Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Чара Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды.
Бүген Казанга Казакъстан Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев килде.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының уку мәйданнарын карады һәм яшь галимнәр белән аралашты. Аны Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Андрей Кобяков Казанга 2017 елның 25-26 маенда узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь делегациясе визиты – Россия Федерациясе белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара файдалы багланышларны ныгытуга юнәлгән Татарстан-Беларусь хезмәттәшлеген үстерү торышы һәм аның перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы форсат.
Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзодә килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстанга рәсми эш сәфәре белән Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Росатом”дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Иван Каменских белән очрашты.