Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Уруссу штп. йортларын шәхси җылыту системаларына күчерү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә сүз барды. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Кварт” ГАҖ предприятиесенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Илдар Халиков завод тарихына һәм аның үсеш этапларына багышланган презентация белән танышты, шулай ук ветераннар белән аралашты.
Тантана концерт номерлары, бию ансамбле артистларының чыгышлары белән башланды.
Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды, ул 2016 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Рәшид Сәйбатталов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Россия транспорт министры Максим Соколов эшлекле сәфәр белән Түбән Камага килде. “Бигеш” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының чираттагы утырышы булды.
Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Утырышның көн тәртибенә ТР Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Куйбышев тимер юлының яңа җитәкчесе Рәшит Сәйбатталов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дустанә Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән Татарстанны тыгыз хезмәттәшлек бәйли.