ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Иннополис шәһәрендә булды.   

Искәртәбез, Олег Кожемяко Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016  елның 20-21 ноябре) килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Сахалин өлкәсе губернаторы Иннополис шәһәренең кызыклы объектлары белән танышты, шул исәптән Попов ис. технопарк, Иннополис университеты, югары уку йортының спорт комплексы һәм башкалар.

Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016  елның 20-21 ноябре) Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко килде.

«Казан» халыкара аэропортында Олег Кожемяконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.   


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» II Мәскәү яшьләр форумында катнашты.

Чара «Корстон» (Мәскәү) кунакханә комплексының «Чайковский» залында узды. Форумда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькә кадәрге яшьләре катнашты – башкаланың югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр. 

Искәртәбез, форумның төп максаты – Мәскәү регионы яшьләр берләшмәләрен берләштерү, яшьләрнең социаль адаптациясенә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү

Бүген Мәскәүдә Даниловское зиратының мөселман ягында Фикрәт Табиевка һәйкәл ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Искәртик, Совет партиясе һәм дәүләт эшлеклесе, КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре Фикрәт Табиев 88 яшендә озак вакытлы авырудан соң 2015 елның июнь аенда Мәскәүдә вафат булды. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Ул Совет партиясе һәм дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. 

Бүген Казанда Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы VII хисап-сайлау конференциясен уздырды. Бу җыелышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Конференция барышында тагын биш елга әлеге иҗтимагый оешманың рәисе итеп, моңа кадәр дә бу оешма белән җитәкчелек иткән Хәбир Иштирәков бертавыштан сайланды. “Мин сезнең ышаныч һәм өметләрне акларга тырышырмын”, – дип белдерде ул җыелышта катнашучыларга.

Татарстан территориясендә «Бизнес класс» түләүсез программасы йомгаклары турында бүген республика киңәшмәсе барышында Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе урынбасары - «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Рушан Сәхбиев Татарстан Республикасы Президентына мәгариф проектына актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 398 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штаты (АКШ) губернаторы Джерри Браун белән телефоннан сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов Америка коллегасына бер атна элек Татарстан делегациясенең Калифорниягә эш сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, визит кысаларында күп кенә мөһим очрашулар уздырырга мөмкин булды, шул исәптән АКШның эре бизнесы даирәсе вәкилләре белән дә.

«Бизнес класс» программасы, Татарстан Республикасында җайлаштырылганнан соң, Россиянең башка кайбер регионнарына да гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк. Алдагы төбәк Екатеринбург булачак. Бу хакта бүген Казанда матбугат конференциясендә "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф хәбәр итте. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International