ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

«Бизнес класс» программасын тәмамлаучыларга бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә Google компаниясенең стратегик партнерларык буенча президенты Карло Бьондо дипломнар тапшырдылар. 

Чара югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-парк мәйданчыгында Казанда узды. 

Дипломнар тапшыру чарасы Google һәм Саклык банкының уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыруның беренче нәитҗәләрен чыгаруга әйләнде. Проектка Татарстан Республикасы Хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтте.

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасына «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Google компаниясенең ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы җитәкчелеге вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советының Казан төгәл машиналар төзелеше заводына (КЗТМ) 75 ел тулу уңаеннан уздырылган утырышында катнашты.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе - РФ ХСК коллегиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов заводның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. «КЗТМ» ФКП директоры Артур Хисамиев предприятиенең агымдагы эшчәнлеге, шулай ук булган куәтләрне яңарту чаралары турында сөйләде. 


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәте директорының урынбасары - Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең баш командующие Сергей Лебедев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

ТР Президентының ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары Артур Әхмәтҗанов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар. 

Таможня администрацияләвен киләчәк камилләштерү һәм хокук даирәсен ныгыту – җәлеп итәрлек инвестиция климатын булдыруның, Татарстанның һәм Идел буе федераль округының тышкы сәүдәсен һәм икътисадын үстерүнең төп факторларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара Казан Ратушасында узды. Анда Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында үтте. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре, таможня тармагына караган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән таможня органнары белән нәтиҗәле идарә итү турында сөйләштеләр. 

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг–737" очкычы һәлакәтенә өч ел тулуга багышланган матәм митингы булды, анда 50 кеше һәлак булган иде.  

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук һәлак булганнарның  туганнары катнашты.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләре буенча   киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәт йортында узды, анда  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре җитәкчеләре катнашты.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылышында катнаштылар. Вуз академиянең төбәк бүлекчәләре системасында дүртенче булачак. Алданрак филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырым Республикасында ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак.12 педагог белем бирә, шуларның 9ы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемнәргә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International