Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы йортында Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Искәртәбез, элегрәк Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Россия православие чиркәвенең Изге синоды карары белән Сембер һәм Яңа Спас (Ульяновск өлкәсе) митрополиты итеп билгеләнгән иде.
Бүген Татарстанның Питрәч муниципаль районында 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы үз ишекләрен ачып җибәрде. Аны рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.
Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.