ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс үзара файдалы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Ван Дартел да катнашты. Исегезгә төшерәбез, Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс ханым җитәкчелегендәге мәртәбәле делегациясе Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы елын рәсми рәвештә ябуда катнашу өчен (2013 елның 8 ноябре) Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Казанга килгән иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хоккей клубын туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән котлады. Хоккей клубы һәм команда җитәкчелеге исеменә яңа уңышларга ирешергә теләкләр сүзләре белән котлаулар килде.


4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Уганда Республикасының Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони ханым җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Түбән Камадагы "Татнефть" компаниясе объектларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Визит барышында кунаклар "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе әгъзалары республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, Угандада эре нефть эшкәртү предприятиеләрен төзүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану турында фикер алыштылар.


3
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклим.

Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.

Үзенең авыр һәм бөек тарихында безнең илебез күп мәртәбәләр юкка чыгу чигендә торды. Бу чорларда дәүләтебез көчсезләнә, кешеләр ышанычын югалта барды. Ләкин халкыбызның бердәм булуы барча авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.


2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча тулы вәкаләтле вәкиле Борис Титов белән очрашты.  Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.
Татарстан Республикасында185 мең т шикәр җитештерү көтелә, бүгенге көнгә 80 мең т продукция җитештерелгән инде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Татарстанда 2013 нче елның 1 нче ноябренә 1907,1 мең кв.м торак, яки еллык планның 79,5 проценты, сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


1
ноябрь, 2013 ел
җомга

Татарстанның һәм Архангельск өлкәсенең актив хезмәттәшлек итәргә бөтен нәрсәсе бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Архангельск өлкәсенә эш визиты кысаларында “Севмаш” ҖБ” ААҖ (Северодвинск) территориясендә узды.

“Севмаш” предприятиесендә регионнар башлыклары 2013-2016 елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында чаралар планына имза салдылар.

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Икътисади совет президиумы составына кергән. Икътисади совет президиумы составы РФ Президентының 2013 нче елның 31 нче октябрендә имзаланган Указы (№818) белән расланган.  Икътисади совет президиумы “оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен” булдырылган, аның рәисе - Владимир Путин.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнехановны Архангельск шәһәре аэропортында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин каршы алдылар. Иң баштан Рөстәм Миңнеханов Игорь Орлов белән Северодвинск шәһәренә юл тоттылар, “ПО “Севмаш” ААҖ администрациясендә 2013-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар Планы имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International