Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Боршод-Абауй-Земплен өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Венгриянең Дәүләт Җыелышы депутаты Роланд Менди белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Роланд Менди хәбәр иткәнчә, бу аның Татарстанга беренче мәртәбә килүе. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Роланд Менди әфәнденең республикага визитыннан уңай тәэсирләр генә калыр дигән өметен белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Htoo (Мьянма) компанияләре төркеме рәисе Тей За әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры , Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Россия төбәкләрендә инновацион икътисадны булдыру һәм үстерү өчен, төбәк һәм федераль хакимиятләр ягыннан җитди ярдәм кирәк. Модый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ачык инновацияләр” халыкара форумы кысаларында узган түгәрәк өстәл вакытындагы чыгышында белдерде. “Россия төбәкләре: глобаль икътисадта конкуренциягә сәләтне ничек саклап калырга” түгәрәк өстәле эшендә “Роснано” ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ субъектлары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, экспертлар катнашты.
Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядәге чыгышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ачык инвестицияләр" халыкара форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә узучы “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Прованс – Альп - Лазурь яр француз регионының региональ советы президенты Мишель Возель белән очрашты. Республика стенды янында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Россия инновацион регионнары ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм "Карнеги Меллон" университеты вице-президенты - проректоры Марк Камлет "Иннополис" университеты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Татарстан стенды янында узган очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләре министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә үзләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру буенча даими эшләргә кирәк, Татарстан җитәкчелеге аларга бу җәһәттән ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларынң идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү” белем бирү программасының 2 нче өлешен ачуда ясаган чыгышында хәбәр итте.