ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәйданчыкларын карап чыкты. Аны республика Прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин озата йөрде.

“Нәфис” компанияләре төркеме ирешкән зур уңышларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында билгеләп үтте, утырыш компаниянең баш офисында узды. Утырыш барышында Татарстанның нефть-газ комплексының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге җентекләп каралды. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Директорлар советына “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең яңа генераль директоры Олег Нестеровны тәкъдим итте, ул бу постта Владимир Бусыгинны алмаштырды. В.Бусыгин үзе, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын били һәм якын араларда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең Директорлар советы рәисе вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бүләкләр тапшырды.

Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиадага бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган гадәти брифингта йомгак ясадылар.

Брифингта Татарстн Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров катнашты.

“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды (Казан). Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IPG Photonics компаниясе Директорлары советы рәисе, идарә итүче директоры, “НТО ИРЭ-Полюс” ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнаштышлар.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы медалистлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.

Бүген Бөгелмәдә Бөгелмә электр насосы заводы нигезендә нефть эшкәртү сәнәгате ихтыяҗларына электр кабельләрен җитештерүче предприятие ачылды. Җитештерүне башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алдынгы фәнни эшләнмәләрне кертү, инновацион алым - Татарстан нефть эшкәртү сәнәгате эшләп килсен өчен кирәкле шартлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында узган нефть саммитында белдерде. Саммит эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомтволары, нефть компанияләре җитәкчеләре, ТР муниципаль районнар башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.


20
июль, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 19 июль көнне, XV су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты. Чара Барселона шәһәрендә (Испания) "Сан-Жорди" (Palau Sant Jordi) спорт сараенда узды. Исегезгә төшерик, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясенең башкаласында 2013 елның 19 июленнән 4 августына кадәр уза. Ярышларда 2500 спортчы катнаша. Тамашачылар аудиториясе бөтен дөнья буенча 520 млн. кеше тәшкил итәчәк. Быел су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче мәртәбә программасына 27 метрлы вышкадан High Diving исемле суга сикерү кертелде. 2013 елгы дөнья чемпионатының рәсми символы - Чоп исемле су тамчысы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International