ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2013 ел
җомга
"КАМАЗ-Мастер" ярышлар командасы Татарстанның халыкара аренада дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың иң уңышлы ярышлар коллективының 25 еллык юбилеена багышланган тантанада чыгыш ясаганда хәбәр итте. Тантана Чаллы шәһәрендә команданың базасында узды.
Металл эшкәртү өчен яңа лазер станокларын, шулай ук граждан һәм хәрби билгеләнештәге модельләрне бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллыга барды. Визит кысаларында Автоград мэры Васил Шәйхразиев озата баруында кайбер объектларда булды.
Бүген ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин массакүләм матбугат чаралары өчен рәсми белдерү ясады.

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Барселонага (Испания) килеп җитте.

Сәфәрнең төп темасы – спортның су төрләре буенча XV дөнья чемпионаты кысаларында эшләячәк спорт объектларында булу, спортның су төрләре буенча ярышларны әзерләү һәм уздыруның халыкара тәҗрибәсен өйрәнү.

Искә төшерәбез, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясе башкаласы – Барселонада 2013 нче елның 19 нчы июленнән 4 нче августына кадәр уза.

Бүген Мәскәүдә РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны юбилее белән котлады - 23 июль көнне аңа 90 яшь тулды. Татарстан Президенты Мәхмүт Гәрәевка  ныклы сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек теләде, Ватанына хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов  легендар хәрби хезмәткәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыга Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына багышланган истәлекле тәңкәләр бүләк итте.


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.

Россия квант үзәгенең Попечительләр советы рәисе Сергей Белоусов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда физика профессоры, Гарвард Университетының Квант оптикасы үзәге директоры Михаил Лукин, немец физигы, 2001 нче елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты Вольфганг Кеттерле, Россия квант үзәге директоры Руслан Юнысов һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Россия квант үзәге эшчәнлеге, структура алдында торган бурычлар турында кыскача сөйләделәр.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде. Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International