Бүген Казанда Балалар республика клиник сырхауханәсе (ДРКБ) территориясендә "Рональд Макдональд йорты" ачылачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искә төшерәбез, "Рональд Макдональд йорты" гаилә кунакханәсендә чит шәһәрләрдән ДРКБга дәваланырга килгән балаларның әти-әниләре яшиячәк. Рональд Макдональд исемендәге кунакханәнең нигезенә беренче таш узган елның августында салынган иде.
Юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасын үстерү проекты кысаларында Татарстан Республикасы белән Swarco AG компаниясе арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Бүген бу турыда сүз Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Swarco AG компаниясе вәкилләре – Swarco AG президенты, идарә рәисе Манфред Сваровски, Swarco AG идарәсе әгъзасы һәм вице-президенты Александер Сваровски белән очрашуында барды. Очрашуда Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессы рәисе, Тироль Федераль җире Парламенты президенты Хервиг ван Стаа да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда 2013 елда бөртекле культуралар уңышы агымдагы фаразлар буенча 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев урып-җыю эшләре буенча уздырган селектор киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның "Технополис"Новая Тура" проектының киләчәге мәсьәләсе буенча FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), “КазанГипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казан” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Оештыру комитеты исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен катнашты.