Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде. 2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольские авылында узган рус фольклоры традицион бәйрәме "Каравон"да катнашты.
Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе “Смарт Сити Казан” территориясендә кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты ачырга планлаштыра. Бу хакта бүген сүз компания генераль директоры Йи Пох Леонг белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашуында алып барылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.
Илебез татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV форумының икенче көнендә бүген пленар утырыш уздырыла. ТР Фәннәр академиясендә изге дога белән башланган шушы чарада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне - Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән килгән 680 вәкилне шәхсән үзе сәламләде.