ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2013 ел
җомга
Бүген “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә “Бәллүр каләм –Хрустальное перо” XVΙ журналистлар конкурсының җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстан журналистларын бәйрәмнәре белән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Евразия телевидение һәм радио халыкара академиясе (МЕАТР) вице-президенты Кипрас Мажейка, “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, “Спортивное вещание” агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе, Россия Олимпия комитеты президенты матбугат секретаре, телевидение алып баручысы Мария Киселева һ.б. килгән иде.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында региональ инновация үзәкләрен булдыру һәм үстерүнең дөньядагы иң алдынгы тәҗрибәләре турында фикер алышу буенча махсус сессия булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республиканың министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырыш РФАнең Фәнни үзәге базасында Мәскәү өлкәсенең Черноголовка шәһәрендә узды, аны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды, ул экологик иминлек һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану өлкәсендә инновацион үсеш темасына багышланды.

 

Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Алмата шәһәренең хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы делегациясенең ТРга визиты кысаларында узды. 
Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов һәм Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясенең Татарстанга сәфәре дәвам итә.
Бүген Татарстанга визиты кысаларында Казахстан Республикасының Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов Казанда Универсиада авылында һәм Теннис академиясендә булды. Алмата башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген визит белән Татарстанга Казахстан Республикасы Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда  шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасында фән үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” Алтын медаленың 1 нче номерлысы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International