Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды. ТР Хөкүмәт башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтүче идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басырга мөмкинлек бирәчәк. 8нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде. Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Германия Гольф-Берлеге Президенты Ханс Иоахим Нотхельфер белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге Renco S.p.a Италия компаниясе белән төрле тармакларда хезмәттәшлек итәргә тели. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов компаниянең генераль директоры белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 42,9 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 36,1 млрд. сум тәшкил итте, федераль чаралар – 6,8 млрд. сум. Республика бюджетына үз керемнәре 28 млрд. сум керде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Төп тема 2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясауга һәм 2013 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.