ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты округта яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуда округ губернаторы Дмитрий Кобылкин да катнашты.

7
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры И.Халиков IV Халыкара тимер юл техникасы һәм EXPO 1520 салонында катнашты. Чара Мәскәү өлкәсе Щербинка шәһәрендә үтте. Салонның төп максаты һәм бурычлары: эре заказ ясаучылар алдында яңа заманча тениканы күрсәтү өчен заманча халыкара мәйдан булдыру, җитештерүче һәм кулланучы эше өчен уңайлы эшлекле халәт тудыру.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган астрофизик, академик Рәшид Сүнәев белән очрашты.Рәшид Сүнәев 4-7 нче сентябрьдә Казанда аның теләге белән оештырылган “Рентген һава: йолдызлардан һәм кара тишекләрдән алып, космологиягә кадәр” халыкара конференциясендә катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Ханты-Мансийск автоном округына килде. Аны Ханты-Мансийск аэропортында Ханты-Мансийск автоном округы – Югра губернаторы Наталья Комарова, ХМАО губернаторы урынбасары Алексей Путин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ХМАО – Юграда ТРның сәүдә-икътисад вәкиле Булат Бәдретдинов каршы алды.

6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
5 нче сентябрьдә соң гына кич белән ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев һәм АР Башлыгы Александр Бердников Алтай Республикасының иҗади интеллигенциясе һәм ММЧ вәкилләре белән очрашты.
5 нче сентябрь көненең икенче яртысында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аны озата баручы затлар Алтай Республикасына килделәр. Республика башкаласы Горно-Алтайскта Минтимер Шәймиевны Алтай Республикасы Башлыгы һәм АР Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников, Дәүләт Собраниесы – АР Эл Корылтае Рәисе Иван Белеков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Сергей Мальцев белән очрашты.
5 сентябрьдә Алтай крае администрациясе бинасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы булды.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Эре шәһәрләрнең һәм эре шәһәр агломерацияләренең иң яхшы шәһәр төзелеше үрнәгенә анализ” темасына фәнни-гамәли семинар үтте.

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков авылның социаль үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты, аны Саратов өлкәсендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.

РФ Хөкүмәте башлыгы авылны социаль яктан яхшырту мәсьәләләрен хәл итү процессында җирле хакимият кенә түгел, ә җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашырга тиеш булуын белдерде.

Медведев авылның социаль үсеше программасы 2013 нче елга кадәр тормышка ашырылуын искәртте.

РФ Хөкүмәте башлыгы билгеле бер үзгәрешләргә (авыл инфраструктурасы – мәктәпләр, ФАПлардан алып, башка объектларга кадәр) ирешеп булуын билгеләде.

Хәзерге вакытта бу максатларга федераль бюджеттан якынча 30 миллиард сум акча бүлеп бирелә, инде 117 милилард сум төбәк җирле бюджетлардан килде, диде Медведев.

Россия Премьер-министры якынча 6 миллион кв.метр торак төзелүен, аның яртысына якыны яшь белгечләр өчен булуын әйтте.

Алдагы мәсьәләләр рәтендә хөкүмәт башлыгы сакланырга тиешле мәгариф учреждениеләре үсешен билгеләп үтте.

Ул шулай ук авыл җирлегендә мәдәният учреждениеләрен реконструкцияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен тиешле шартларны булдырырга кирәклеген ассызыклады.

Россия Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, авыл юллары төзелеше мөһим мәсьәлә булып кала бирә. Ул быел 600 км автомобиль юлын төзү планлаштырылуын искәртте, ләкин РФ Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, “бу безнең ил масштабларында бер тамчы гына”.

Медведев чишәргә кирәкле булган тагын бер мәсьәлә итеп, авыл медицина учреждениеләре үсешен атады. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә тиешле һәм кирәкле кадәр медицина хезмәтен күрсәтү принцибын кулланырга кирәк. Ул шулай ук авыл медицина учреждениеләре өчен яңа җиһазлар, шул исәптән, беренче ярдәм күрсәтү машиналарын алу мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International