ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркының Яр Чаллыдагы икенче мәйданчыгын ачуда катнашты. Чарада шулай ук РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Н.Никифоров, вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев, "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когонин һ.б. катнашты.
Бүген ТР Пезиденты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда "Көнбагышлар" ("Подсолнухи") микрорайоны төзелешенең проекты белән танышты. Монда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелә.
Бүген иртә белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Сосновый бор поселогында булды, "Камский бекон" компанияләре төркеменең 5040 дуңгыз өчен төзелгән яңа терлекчелек комплексын карады.

24
август, 2012 ел
җомга
Бүген, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үлеменең 68 еллыгы алдыннан Мәскәүдә аңа багышланган һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы Саранскида эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - мордва халыкларының Россия халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты һәм Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты попечительләре Сергей Адоньев һәм Илья Осколков-Ценципер һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпромбанк” ААҖ делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйрулллин катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларның сметадагы чыгымнары хакыйкатьтәге чыгымнардан шактый арттырып күрсәтелә. ТР Президенты күрсәтмәсе буенча Казанда һәм Чаллыда соципотека йортлары буенча уздырылган тикшерүләр әнә шуны ачыклаган. Аның нәтиҗәләрен ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән республика киңәшмәсендә игълан итте. Республикада торакны сафка бастыру белән бәйле мәсьәләләр күтәрелгән утырышта Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында вузны үстерү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗә бирә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы вузы корпусларында булганнан соң белдерде. ТР җитәкчесен Казан мэры Илсур Метшин, республиканың торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров озатып йөрде.
Бүген Казанда ТР Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгенә җәмгыятьнең Директорлар советына үзгәрешләр кертү һәм 2012 елның 1 ярты елында җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре мәсьәләләре куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International