ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2012 ел
җомга
Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе моннан ике ай элек яңа бинага күченгән иде. Бүген идарә хезмәткәрләрен өй туйлары белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президент идарәнең административ бинасын карады, биредә эшләүче ТР хайваннар дөньясы экспонатлары музее белән танышты, идарәнең районара бүлекләренә автомобильләр тапшырды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшовка социаль ипотека йортларын тикшерүне йөкләде. Тикшерүләр 2011-2012 елларда файдалануга тапшырылган йортлар төзелешендәге хаталар һәм җитешсезлекләрне ачыкларга тиеш.

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында урнашкан “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ булды. ТР Президенты күркәләр үрчетү биналарында һәм эшкәртү цехларында булды.
Моннан бер атналар элек Казанның Азино-1 бистәсендә беренче вариатив балалар бакчасы ишекләрен ачкан иде. Социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортлар комплексында, төгәлрәге Крутая урамындагы 2 нче йортның беренче катына урнашкан “Созвездие”-“Йолдызлык” дип исемләнгән әлеге бакча шәхси-дәүләт партнерлыгында төзелгән. Бүген әлеге бакча белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика башлыгы бу башлангычны хуплап, йортларның беренче катларында шушындый вариатив балалар бакчаларын булдыруны алга таба дәвам итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. Президент белән бакчага Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министрынының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да килгән иде.
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашуы булды. Шулай ук Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.

1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Чаллыда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күчмә коллегиясе узды. Анда 2012 елның беренче ярты елында төзелеш комплексы эшләренә нәтиҗә ясалды һәм ТР индустриаль йорт төзелешен үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.
Бүген Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирде. Ул Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге сәхнәсеннән бәйрәм залына җыелган балаларны, ата-аналарны, меценатларны һәм предприятие җитәкчеләрен сәламләде.
Бүген Татарстан җитәкчелегенә Казанда Иннополис яңа шәһәре төзүнең RSP Architects Сингапур компаниясе әзерләгән җентекле мастер-планы тәкъдим ителде. Мастер-планны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар, төзелеш һәм проектлау оешмалары җитәкчеләренә Хөкүмәт Йортында RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Кер тәкъдим итте.

31
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары хуҗалыклары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски Тарих музееның һәм “Свияжски утрау-шәһәрчеге” сәнгать музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International