ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2012 ел
сишәмбе
Республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю дәвам итә. Бу атна республика аграрийлары өчен максималь хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы булачак. Һәр район, һәр хуҗалык алдына тәүлегенә бөртеклеләр мәйданының кимендә 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга дигән бурыч куелган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Очрашу Татарстанда 2012 ел урагының барышына багышланган иде.

30
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең узган ярты елдагы эш нәтиҗәләре хакында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның языннан дөньяда икътисади кризисның яңа дулкыны чыгу ихтималы хакында актив фикер алышулар бара. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан статистикасында икътисади кризис билгеләре сизелми. Узган 6 айда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,4 процент тәшкил иткән. Төзелеш эшләре күләме 9 процентка, ваклап сату әйләнеше – 20, реаль хезмәт хакы күләме – 16 процентка арткан. Эшсезлек кимегән.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең беренче яртыеллыктагы бюджеты үтәлеше тикшерелеп, август аена бюджет кабул ителде.

28
июль, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә булды. Республика башлыгы үзәкнең эшчәнлеге белән танышты һәм анда булучылар белән аралашты.
ТР Алксеевский районында инде 10 нчы тапкыр бөтен Россиядән һәм якын чит илдән, "Алексеевские перезвоны" Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен, кыңгыраучылар җыелды.

27
июль, 2012 ел
җомга
Бүген “Ачык Хөкүмәт” белән хезмәттәшлек итүче РФ министры Михаил Абызов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу көннәрдә “Казан” тау чаңгысы комплексында узучы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусында булды. Татарстан башлыгы һәм “Ачык хөкүмәт” эше өчен җаваплы министр кампуста катнашучылар һәм Татарстан яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм Кырым Автономияле Республикасының Украинаның Югары Радасындагы депутаты Андрей Охлопков белән очрашты.

26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул сәфәр кысаларында "Казан" халыкара аэропорты - "Казан" тимер юл станциясе маршруты буенча йөри торган тизйөрешле составны тәкъдим итүдә катнашты.
Агымдагы елның 5 маенда Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульварында булган фаҗига буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Якын көннәрдә материаллар судка юлланачак. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган чарада РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хәбәр итте. Ул бала гомерен коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковның әти-әнисенә гаеплеләрнең лаеклы җәзасын алачагын ышандырды.
Агымдагы елның 12 июлендә РФ Президентының экстремаль шартларда кеше гомерен коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен Данил Садыйковны үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күргән иде. Тикшерү комитеты башлыгы бүген Казан Кремлендә Данилның әти-әнисе – Айдар һәм Наталья Садыйковларга шушы дәүләт бүләген тапшырды. Чарага Данилның кыз туганы Диана да килгән иде. Очрашу һәм бүләкләү чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеахнов Россиядә кыска көпшәле коралны легальләштерүгә каршы булуын белдерде. Бу хакта ул бүген республиканың бер төркем ММЧ вәкилләренә “Корал турында”гы законны реформалаштыру мәсьәләсенә аңлатма биргәндә белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International