ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны, Социалистик хезмәт Герое Дамир Нуретдиновка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Казанда “Samsung” инновацияләр фестивале” –электроника җитештерү һәм мәгълүмати технологияләр эшләү өлкәсендә алдынгы дөнья компанияләренең берсенең өр-яңа эшләнмәләреннән күргәзмә-презентация ачылды.
“Нижнекамскнефтехим” ААҖ үсешенең югары темплары - компаниянең барлык хезмәткәрләренең уңышлы эше нәтиҗәсе, һәм алар Түбән Каманың, тулаем Татарстанның уңышлы үсешенә нигез булып тора. Бу хакта бүген компания акционерларының еллык җыелышында чыгыш ясаганда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка Лаппеенранта технология университеты (LUT, Финляндия) инновацион экосистемасын тәкъдим иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашу III Россия-Ауропа инновацион форумы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Финляндиянең икътисади мәсьәләләр министры Юри Хякямиес әфәнде белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан законнарын имзалады.
Финляндиягә сәфәр кылу, III Россия-Ауропа инновацион форумында катнашу безнең белгечләргә электр энергиясен саклау өлкәсендәге эшләнмәләр, энергия саклаучы технологияләрне файдалану мөмкинлекләре белән якынрак танышу мөмкинлеге булыр дип ышанабыз. Бу хакта ММЧ вәкилләренә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков форумның пленар утырышы төгәлләнү белән белдерде.
Безгә инновацион инфраструктураны үстерү, производствога инновацияләр кертү буенча Евросоюз тәҗрибәсен өйрәнү кызыклы. Бу хакта бүген III Россия-Ауропа инновацион форумы пленар утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Финляндия Республикасында эш сәфәрендә. Ул III Россия-Европа инновацион форумы һәм Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәренең XXI еллык конгрессында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International