Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен тәбрикләде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Тантаналы чарада РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Антонов, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, тармак ветераннары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов: Туристлар агач йортлар белән кызыксына, аларны сакларга кирәк
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын саклау һәм яңадан торгызу, Казан үзәгендә яңа йортлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Ютазы районының элеккеге башлыгы Татарстанның Азнакай районына эшкә күчә
Ютазы районының элеккеге башлыгы Марсель Шәйдуллин Татарстанның Азнакай районына эшкә күчә.
Татарстанның Ютазы районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Ютазы муниципаль район Советы утырышында катнашты, утырышта кадрлар мәсьәләсе каралды.
19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Таһир Харматуллин ТР Менделеевски районы башлыгы вазифасыннан китте
Бүген ТР Менделеевски районы башлыгы Таһир Харматуллин үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Менделеевски муниципаль район Советы белән шәһәр Советының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган уртак утырышында аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры белән алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләште
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры урынбасары Иван Федотов белән очрашты.
Татарстан белән “СИБУР” хезмәттәшлек итәргә ниятли
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов түгәрәк өстәл артында нефтьчеләр һәм галимнәр белән очрашты
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ һәм кече нефть компанияләре чыганакларында нефть чыгаруда инновацион технологияләр кертү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
18
декабрь, 2011 ел
якшәмбе
Рөстәм Миңнехановның Иранга эшлекле сәфәре төгәлләнде
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш визиты төгәлләнде. Визит кысаларында ТР башлыгы Иран җитәкчеләре белән очрашты һәм берничә объектта булды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров керде.
16
декабрь, 2011 ел
җомга
ТР Актаныш районында Шәрип Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде
Бүген Татарстан Актаныш районы Пучы авылы Мәдәният йортында Татарстанның беренче Президентының әтисе – Шәрип Шәймөхәммәт Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде. “Сагыну” (“Помним”) китабы талантлы җитәкче һәм үз вакытында танылган шәхеснең туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары, шулай ук авылдашлары һәм хезмәттәшләренең хатирәләреннән тора. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз