ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2011 ел
шимбә
Казанның Киров районы Кызыл Армия урамында соципотека программа буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар яңа фатирлы булучыларны өй туе белән котлады.

23
декабрь, 2011 ел
җомга
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча киңәйтелгән утырышы узды. Аны РФ Финанс министры Антон Силуанов алып барды.
Татарстанның дәүләт бурычы структурасында сизелерлек өлешне федераль бюджет кредитлары алып тора. Расланган график буенча, республика федераль бюджет кредитларының 5 млрд сум күләмендәге өлешен быел кайтарырга тиеш иде. Аны кайтару вакыты киләсе елга күчерелгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанда эш сәфәрендә булган РФ финанс министры Антон Силуанов белдерде. Федераль министр бүген “Корстон”да ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Федераль казначылыкның ТР идарәләренең ел йомгакларына багышланган уртак коллегия утырышында катнашты.

22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Федераль Җыенга традицион Юллама белән чыгыш ясады. Чара Кремльның Георгий залында узды. Чарада илнең сәяси элита, матбугат һәм мәхкәмә корпусы вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре һәм дини конфессияләр лидерлары, шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика ММЧ һәм үзәк мәгълүмат чараларының Татарстандагы хәбәрчеләр пунктлары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан уза торган әлеге традицион очрашуда узып баручы 2011 елга нәтиҗәләр ясалды.
“Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы илдә гамәлгә ашырылучы иң мөһим социаль программа. Ул безне күп нәрсәгә төшендерде, эшне структуралаштырырга өйрәтте. Ә Торак–коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән хезмәттәшлек дисциплинага өйрәтте”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2011 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында шулай дип белдерде. Үзәктә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программаларының үтәлеше торган коллегия утырышында шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.

20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүдә РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко рәислегендә "2013 елда Казанда узачак XXVII Халыкара җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе" Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы үтте. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанда бүген 1 пенсионерга уртача 1,74 эшләүче туры килә, ләкин 2030 елга 1:1 булыр дип фаразлана. Республиканың социаль һәм икътисади яктан үсештә булуын исәпкә алып, тагын 10-15 елдан татарстанлының уртача гомер озынлыгы 75-80 яшькә җитәргә мөмкин, ә бүгенгә ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 64 яшь, хатын-кызларның – 73.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Тантаналы чарада РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Антонов, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, тармак ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын саклау һәм яңадан торгызу, Казан үзәгендә яңа йортлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International