ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген “Корстон”да фән һәм эшмәкәрлекне хөрмәтләү тантанасы узды. Биредә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” республика конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, физика галиме, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россиянең һәм Ауропаның венчур индустриясе вәкилләре һ.б. кунаклар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татарстан Республикасы өчен 50 яңа инновацион идея” конкурсына нәтиҗә ясалды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов белән очрашты.

Татарстанны дөнья аренасында таныту һәм республикага потенциаль инвесторларны җәлеп итү өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген CNBC компаниясенең Ауропа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча вице-президенты Пол Маравиглиа белән очрашуында каралды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген физика галиме, Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновация үзәгенең фәнни җитәкчесе Жорес Алферов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев һ.б. катнашты.


13
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының вәкиллекле органы утырышында Ришат Әбүбәкеров район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов белән очрашты. Республика башлыгы аны 80 яшь тулуы белән котлады һәм күпьеллык актив эшчәнлеген, ветераннар хәрәкәте үсешенә сизелерлек өлеш кертүен исәпкә алып “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын һәм яңа автомобиль тапшырды.
Татарстанда җиңел машинада пассажир һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче эшкуарларның һәм юридик затларның ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән рөхсәт язуы булырга тиеш.

12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген “Химград” технополисында Татарстан белән “Внешэкономбанк” арасындагы алга таба хезмәттәшлекне үстерү, ТР да эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы берничә килешүгә кул куелды.
“Химград” технополисы территориясендә киләсе елның өченче кварталында тагын бер производство эшли башлаячак. Бүген биредә “Казан заманча төргәкләү заводы”ның нигез ташлары салынды. Әлеге тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International