ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2011 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты VII Байкал халыка икътисади форумында катнаша.

ТР Президенты Иркутскига кичә килде. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатып йөри.


10
сентябрь, 2011 ел
шимбә

“Бердәм Россия” - ул ил һәм республика җитәкчелеге социаль-икътисади мәсьәләләрне гамәлгә ашырганда таяна торган төп сәяси партия. Халык фронты белән көчле булган партия киләчәктә дә илдә әйдәп баручы сәяси партия булып калырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясендә белдерде.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Газинур Хәйруллинны кабул итте һәм 50 яшьлек юбилее белән котлады. Республика башлыгы юбилярны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы экскурсиядә Параскева Пятница чиркәвендә, Богородицкий монастырендә һәм Черек күл паркында булды. Экскурсовод, Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова экскурсия маршрутын эшләде һәм республика башлыгын озатып йөрде. Экскурсиядә шулай ук ТР прокуроры Кафил Әмиров, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


9
сентябрь, 2011 ел
җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саранскида Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы бинасында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саранскида “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумында катнаша.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Лениногорски муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә.

8
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Күпмилләтлек һәм күпконфессиялек Россия дәүләтенең җитди өстенлеге булып тора. Бүген бу хакта РФ Президенты Ярославльда “Социаль күптөрлелек дәверендә заманча дәүләт” Дөньяви сәяси форумында чыгыш ясаганда белдерде. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сэнг Хо Шин әфәнде җитәкчелегендәге “Колон” Көньяк Корея компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашты.


7
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруковка бүген булган авиаһәлакәт белән бәйле кайгылы телеграмма юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International