Бүген “Сочи-2011” халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Кичә “Сочи-2011” халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Яшел Үзән судно заводында төзелелгән А145 тизйөрешле пассажир судносы тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Андрей Цыбулин белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады.
Әлеге чара ТР Дәүләт Советының 21нче утырышы кысаларында узды.
Утырыш турыдан-туры эфирда телевидение, радио һәм Интернет аша трансляцияләнде.
“Бәләкәч” республика программасы Казанда беренче карлыгачын “очырды”. Совет районының “Азино” микрорайонында Глушко урамы, 11 адресы буенча программа исеме белән үк “Бәләкәч” дип аталган 48 нче балалар бакчасы бүген тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килде.
Бүген Континенталь хоккей лигасының яңа чемпионатында “Ак Барс”ның старт матчы алдыннан республика җитәкчелеге авиакатастрофада һәлак булган Ярославльнең “Локомотив” хоккейчыларын һәм тренерлар штабын искә алды.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә ятим балалар саны 700 меңнән артып китә. Чынлыкта исә бу саннар берничә тапкырга артык, ди белгечләр. Татарстанга килгәндә, республикада ятимнәр саны 12 мең 300 дән артык. Шуларның 741е балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнә. Ятимнәрнең 90 проценттан артыгы әти-әнисе исән була торып та, алар назыннан мәхрүм балалар, ягъни социаль ятимнәр категориясенә карый. Әлеге мәгълүматлар бүген Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Лаеш Мәдәният йортында узган күчмә утырышында яңгырады. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров һ.б. катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика белем бирү учрежлениеләрендә рус телен һәм туган телләрне укытуга бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде.
Бүген Иркутск өлкәсе Хөкүмәт йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов Иркутск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Үзенең чыгышында ТР Президенты очрашуны оештырган кешеләргә милли тормышның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде.2002 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча Иркутск өлкәсендә 30 меңнән артык татар һәм 2500 башкорт яши. Татарлар руслар, бурятлар һәм украиннардан кала өлкәдә 4нче урында тора.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутскига эш сәфәрендә бүген Иркутски дәүләт техник университетында булды. Татарстан делегациясен университет ректоры Иван Михайлович Головных, ректорның инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Михаил Викторович Корняков озатып йөрде.