ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ» компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Карау барышында аңлатмаларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин бирде.

РФ вице-премьеры йөк автомобильләре җитештерү һәм компаниянең санкцион чикләүләр шартларында эшләү планнары белән танышты, шулай ук «КАМАЗ» автомобиль заводында төп җыю конвейерын карады.


19
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүне саклау, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, кече һәм урта эшкуарлыкның яңа шартларга җайлашуына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында чәчү мәйданнарын 2021 ел дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла – 2,72 млн.га, бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Совет эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников, округ төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков һәм Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов катнашты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Санлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимны билгеләү һәм цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим программасын раслау һәм югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү турында» карар кабул ителде. Программаны Яндекс компаниясе һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бергәләп эшләгәннәр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXIII утырышында чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмалар тарафыннан чикләүләр кертү шартларында иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый хәлне тотрыкландыру чаралары өлешендә Татарстанда ниләр эшләнүе турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Ассоциация утырышы бүген Казанда (Казан Ратушасында) уза.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Казанның 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе хөрмәтенә чара узды.

Исегезгә төшерәбез, инаугурация кичә, 2022 елның 15 мартында, Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашында узды.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча кайбер чаралар әзерләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сөйләде.

«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан предприятиеләрнең чит илдән кертелә торган продукцияләрнең кайбер төрләренә ихтыяҗлары турында мәгълүмат җыю эше алып барыла. Кайдадыр хәзер җитештерүчеләребезнең логистик чылбырлары бозылу очраклары бар», - диде ул.


11
март, 2022 ел
җомга

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Иннополис Университеты «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Яклар Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы каталогында, ясалма интеллект кулланып, продукцияне анализлау һәм семантик эзләү өчен программа тәэминатын булдыру турында килештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International