Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2022 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тарифлар формалаштыру мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да, алар продукциянең конкурентлыкка сәләтлелегенә, икътисад үсешенә һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка йогынты ясый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында ведомство башлыгы Александр Груничев сөйләде.
Нотыклар белән шулай ук «Водоканал» МУП, «Челтәр компаниясе» АҖ вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей Песошин үз чыгышында ассызыклаганча, Безнең төбәк тарифларны билгеләгәндә тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү буенча башкарма, закон чыгару органнары, барлык тармак предприятиеләре белән килешеп эшләве белән һәрвакыт аерылып торды.
Монополияләргә каршы федераль хезмәт җитәкчесенең урынбасары Виталий Королев белән бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика территориясендә Яңа ел каникулларында бәйрәм чараларын уздыру нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлектә - 94 кеше. Татарстан Республикасында авырулар саны арту темплары тотрыклы кала, аз гына кимү күзәтелә. Пандемия вакытында Covid-19 дан үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил итте, шуларның алтысы - соңгы тәүлектә үлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 23 ярминкә көне оештырылды. Язгы чорда (13 марттан 24 апрельгә кадәр) җиде ярминкә көне һәм көзге чорда - 16 (11 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр) ярминкә көне үткәрелде. Продукцияне сату Казандагы 15 мәйданчыкта, «Яңа Тура» да һәм Осиново бистәсендә, Чаллыда 3 мәйданчыкта һәм Түбән Камада 2 мәйданчыкта алып барылды. Калган районнар шулай ук үз территорияләрендә ярминкә чаралары үткәрделәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2021 елда Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылды. Быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешен мониторингларга кирәк. Хәзерге вакытта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык объектлар буенча килешүләр төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.