ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2011 ел
җомга
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе уку-күнегүләр узу манежында VII Бөтенроссия янгынчылык-гамәли спорты буенча ТР Премьер-министры Кубогына ярышлар башланды. Анда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Самара һәм Рязань өлкәләре, Санкт-Петербург белән Иваново шәһәрләреннән һ.б. төбәкләрдән 20 команда (һәркайсының составында 8 зур кеше һәм 6 яшүсмер) җитезлектә һәм осталыкта көч сынаша. Татарстан данын исә Түбән Кама, Әлмәт, Казан һәм Яшел Үзәндәге янгынга каршы көрәш хезмәтенең 1, 2, 5 һәм 8 нче отрядлары спортчылары яклый.
Татарстанның барлык предприятиеләре дә социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өчен Дәүләт торак фондына взнос түләргә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган Республика киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

10
февраль, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планын гамәлгә ашыруның барышы турында” киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан делегациясе Свердловски өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составында – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. Алар Первоуральски яңа торба заводында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр алып барачак.

9
февраль, 2011 ел
чәршәмбе

2011 елда Татарстанның архив эшендә зур үзгәрешләр булачак. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.

Йортларның түбәләрен кардан чистартуга салкын караган идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата 5 җинаять эше кузгатылган. Шул исәптә, бүген 3 җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.

Казанда кешеләр күпләп була торган объектларның түбәләрен чистартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта бүген гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.


8
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты - “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Резо Багбан Кондори белән очрашты. Очрашуда сүз Генераль консулның икенче вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эше тәмамлану турында барды.
Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тәртиптә рус теле һәм математика буенча “кече БДИ” тапшырачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International