ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Нурлатта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларының мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Моңа аларның мөмкинлекләре җитәрлек булуын әйтте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының күчмә утырышы кысаларында Нурлатның 9 нчы мәктәбендә - Нурлат районының “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәгендә булды. Мәктәпне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.

15
февраль, 2011 ел
сишәмбе

13 февральгә булган мәгълүматка караганда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә “грипп” һәм “ОРВИ” диагнозы белән өлкән яшьтәге 548 кеше һәм 282 бала ята. Көн саен чирләүче 132 кеше хастаханәгә яткырыла. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.

Бүген ТР Мамадыш районы Советының 2010 елда социаль-икътисади эш нәтиҗәләренә һәм 2011 ел бурычларына багышланган утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мамадыш районына сәфәр кыла.

Иртән ул Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелгән йортлардан фатир ачкычлары алган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм социаль ипотека программасында катнашучыларны өй туйлары белән котлады.

14
февраль, 2011 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында РФ Хисап палатасы аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.

12
февраль, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы өлкәсендә “Яңа авыл” инвестиция проектын тәкъдим иттеләр. Бу чара ТР Президенты эшлекле визит белән барган Чүпрәле муниципаль районы Мәдәният йортында узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Чүпрәле муниципаль районына эшлекле визиты кысаларында Иске Чүпрәле 1 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә булды.

Иске Чүпрәле авылындагы мәктәп – Татарстанның иң борынга уку йортларының берсе. Аңа 1900 елда нигез салынган. 2008 елда заманча җиһазландырылган яңа бина төзелгән.
ТР Премьер–министры Илдар Халиков Тәтеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Тәтештә ТР Хөкүмәте башлыгы төзелә торган микрорайонны карады һәм яңа фатирларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын урнаштыру тантанасында катнашты. Яңа фатир 18 ветеранга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бирелде.

11
февраль, 2011 ел
җомга
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коллегиясенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, килеп чыкканнарын бетерү буенча эшчәнлегенә багышланган утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, янгыннар буенча катлаулы булган узган елдагы уңышлы эшчәнлегегез өчен Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте, барлык татарстанлылар исеменнән янгын сүндерү-коткару хезмәтендә эшләүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәт белдерәм, дип мөрәҗәгать итте. Республиканың былтыр 2,5 мең кешесе үлемнән коткарылган, ә кеше гомерен берни белән чагыштырып та, алыштырып та булмый, хәтта үз гомерләре бәрабәренә кешеләрне коткарырга ашыккан фидакарьләр арабызда яши, алар – сезнең сафта, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – коткарып калынган кешеләр гомере, диде Хөкүмәт җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International