ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиковка "Южный" сәүдә үзәге эшчәнлеге туктатылу белән бәйле вәзгыятне ачыкларга йөкләде.
Узган 2010 ел дәүләт статистика органнары өчен Бөтенроссия халык санын алу елы булып тарихка кереп калды. 2008 елдан бирле бу масштаблы чарага әзерлек эшләре алып барган статистика органнарының эше халык санын алу белән тәмамланмый әле. Хәзер алар алдында бу материалларны автоматлаштырып эшкәртү бурычы тора Әлеге эш узган елның декабреннән бирле алып барыла. Әлеге мәгълүматлар бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында яңгырады. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

1
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Узган ел Татарстан таможнясы хезмәткәрләре федераль бюджетка 15 миллиард 224 миллион сум акча күчергән. Бер ел эчендә тауарларга барлыгы 46549 декларация тутырылган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство җитәкчесе Альберт Мәүликов Татарстан таможнясының узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында сөйләде.
"Coca-Cola" компаниясе җитәкчелеге Казанга килергә ниятли, 2013 елңда узачак Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында иганәче булу, шулай ук төрле спорт программаларында катнашу мәсьәләсен карый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында “2011-2013 елларга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, күрсәткечләренең планлаштырылган дәрәҗәсенә ирешү турында” килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР муниципаль районнары башлыклары кул куйды.

31
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы төзелеше буенча башкарма-техник документларны тапшыру вакытын тизләтү бурычын куйды.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" Директорлар советы узды. Утырышта нефть газ, химия комплексы (НГХК) предприятиеләренең 2010 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2011 ел бурычлары, шулай ук перспективалы проектлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.

29
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
“Алдагы елларда Татарстанның мәдәният өлкәсендә федераль дәрәҗәсендәге зур әһәмияткә ия булган “Изге Болгар” һәм “Зөя утрау-каласы” проектлары тормышка ашырылачак. Әлеге тарихи объектларны торгызу белән бергә Татарстанга зур күләмдә финанс чыганаклары килә, республика бу өлкәдә зур тәҗрибә ала. Әлеге проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика халкында игътибарга лаек кирәкле фикерләр туа. Мәсәлән, Тәтеш районында “Долгая поляна” туристик зонаны булдыру идеясе игътибарны җәлеп итә. Шундый фикерләр күбрәк тусын иде. Алар республиканы Россиядә танытуда зур роль уйный”, - дип белдерде бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру (шул исәптән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча), шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында Республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International