ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының сафка кертелә торган беренче комплексын төзү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта алар 96 процентка әзер. Планлаштырылган 3545 миллион сум акчаның 3388 миллион сумы үзләштерелгән инде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш темплары белән танышты.

Республика башлыгы эш сәфәре барышында 1А1 этабындагы 6 төп объектта булды.

1
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Бөгелмәдә “Газпром – балаларга” программасы буенча төзелгән яңа спорт комплексы ачылды. Спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром”ның идарә рәисе Алексей Миллер катнашты.

Бөгелмәдә яңа спорт комплексы ике елдан азрак вакыт эчендә сафка баса – аны төзү эшләре 2008 елның 20 ноябрендә башлана. Комлекста 25 метр озынлыктагы йөзү бассейны, 42x24 метрлы универсаль спорт залы, аэробика белән шөгыльләнү, тренажер заллары, алты уку сыйныфы, табиб, шәфкать туташы, массаж бүлмәләре бар. Комплексның бәясе 653,7 миллион сум тәшкил итә.
Бүген Татарстанның Зәй районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәп ачылды.

Мәктәпне ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева хәбәр иткәнчә, Зәй халкы әлеге уку йортының ачылуын 10 елга якын көткән. ТР Хөкүмәте ярдәмендә, шулай ук төзүчеләрнең тырышлыгы белән мәктәп 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачты. “Бүген без ике сменада эшләүдән котылдык. Хәзер Зәйдәге барлык мәктәпләр бер сменада эшләячәк. Бу балалар мәктәптән өйләренә вакытында кайта, ял итә һәм дәрес әзерли ала дигән сүз. Бүген беренче сыйныф укучылары әлеге мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәк”, - диде ул һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, яхшы укуларын теләде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “XXI гасыр Казаны” торак комплексында төзелгән “178 нче белем бирү үзәге”н ачты. Тантанада шулай ук ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.

30
август, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты сәнгати белем бирү факультетының шушы көннәрдә ачылган дүрт катлы яңа бинасында (Межлаук урамы, 3/45) булды.

Республика башлыгын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Татарстанга үткәргечсез Интернетның тагын да яңарак буыны - 4G килде. Бүген, Республика көнендә, башкаланың Меңьеллык мәйданында Yota компаниясе вәкилләре 4G ның мөмкинлекләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләде. Презентация тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнашты.
Татарстан нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә “Гапромбанк” ААҖ белән партнерлыкны җитди рәвештә үстерергә ниятли. “Газпромбанк”ның Татарстандагы бер заемчыга лимиты 2 миллиард доллар тәшкил итә. Хәзерге вакытта республикада кредит учреждениесе катнашында лизинг компаниясе булдыру мөмкинлеге карала.

27
август, 2010 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә ТАССРның 90 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар башланды. Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Мәскәү вице-мэры Сергей Байдаков катнашты.

Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек буенча Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы базарын тотрыклыландыру мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Премьер-министр Илдар Халиков рәиселегендә ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының яңартылган составта беренче утырышы узды.

Бу утырышның бераз тәнәфестән соң узуы сәбәпле, көн тәртибенә шактый мәсьәләләр тупланган иде. Аларның бер өлеше “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” конкурсы җиңүчеләре булган проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иде. Попечительләр советы әгъзалары караган 4 проектның 3 се расланды. Үсеш перспективалары булмаганга, бер проектны туктату турында карар кабул ителде. Югары ультратавыш визуализацияле булган медицина җиһазлары җитештерүне күздә тоткан проект бүген Казан дәүләт технология университеты һәм Республика клиник хастаханәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Проект “Старт-1” номинациясендә беренче этапны тәмамлап, хәзер “Старт-2” этабына кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International