ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановы бүген Кремльдә “АВТОВАЗ” ААҖ президенты Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсе буларак ТР белән “АВТОВАЗ” арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды. Ике арадагы партнерлык мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле бу документны “АВТОВАЗ” президенты Игорь Комаров белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен – Туган тел көнен зурлап билгеләп үтәләр. Көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза.

Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр катнашты.

24
апрель, 2010 ел
шимбә
Соңгы атнада Татарстанда барлык янгыннарның 80 проценттан артыгы корыган үлән һәм чүп-чарны яндыру аркасында килеп чыккан. 19-22 апрель көннәрендә республикада әлеге сәбәп белән 14 торак йорт һәм шәхси сектордагы корылма янып көлгә әйләнгән.

23
апрель, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.

“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов компания эшчәнлеге турында йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. ААҖ җитәкчесенең еллык хисабы мәгълүматларына караганда, “ТАИФ” компанияләр төркеменең гомуми кереме 257 миллиард сум тәшкил иткән. Продукциягә бәяләрнең төшүе аркасында 2009 елдагы гомуми керем 2008 елга (292 миллиард сум) караганда азрак булган, шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең физик күләме 4 процентка үскән.
Бүген “Татэнерго” холдингының “Генерация компаниясе” ААҖндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Премьер-министры Илдар Халиков катнашында коллективка яңа генераль директор тәкъдим ителде. Ул – элек Генерация компаниясе” генераль директоры – техник директор вазифасын биләгән Илгизәр Гайфуллин. Яңа җитәкчене кичә ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры вазыйфасына билгеләнгән Илшат Фәрдиев тәкъдим итте.
Бүген Татарстан ТР Премьер-министры Илдар Халиков Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче Наил Мәһдиевне тәкъдим итте. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. ТР урман хуҗалыгының экс-министры Валерий Власов икенче эшкә күчү сәбәпле, үз вазыйфасыннан азат ителде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Николай Никифоровны тәкъдим итте. Элек ул республиканың Мәгълүмат технологияләре үзәген җитәкләгән.

“Соңгы елларда республикада галимнәр, яшь белгечләрнең аңнарын “уятып”, аларны яңа технологияләр, җиһазлар төзүгә кызыксындыруга зур игътибар бирелә. Россия һәм аннан читтә Татарстан белән кызыксыну да арта бара”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биш ел дәвамында Казанда венчур ярминкәләре уздыруда ирешелгән төп нәтиҗәләр дип әнә шуларны атады. Президент бу фикерен бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсенең пленар утырышында җиткерде.

Казан венчур ярминкәсе беренче кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Аның быел Татарстан башкаласында бишенче тапкыр уздырылуы. Бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасы узды.

Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты ректоры Сергей Бабурин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International