Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында килешү бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында имзаланды.
Документка кул кую вакыйгасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документны ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ президенты Николай Прянишников имзалады.
Килешү буенча Татарстан Республикасы белән үзәкләштерелгән лицензияләштерелгән килешүнең эшчәнлеген озынайту каралган. Ул өч ел дәвамында гамәлдә булачак һәм Microsoft продуктларын һәм технологияләрен кулланып Татарстан дәүләт хакимияте органнарының эшен тагы да камилләштерергә ярдәм итәчәк. Бу “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын тормышка ашыруда чираттагы адым да.