ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Конкурс финалистлары һәм кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы бүген республикада Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының биш еллык эшчәнлеген билгеләп үтүләре турында искәртте. Бу вакыт эчендә Россия венчурлы инвестицияләр базарында республиканы таный башладылар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен үзара отышлы проектларны тормышка ашыру, уртак җитештерү эшләрен оештыру һәм Россия Федерациясенең башка регионнарына киңәйтү буенча плацдармына әверелергә мөмкин.
Бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Республика компанияләре – газ җиһазларын җитештерүчеләр Индонезия базарына тәкъдим ителергә мөмкин. Бу турыда сишәмбе, 15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Хәмид әфәнде Авалуддин белән очрашуында сүз барды.

15
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россияне 2018-2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булу тәкъдиме кысаларында “Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе белән очрашты.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе Татарстан каласына бүген кич белән килеп җитте. Визит максаты – Россия җиңеп чыккан очракта, 2018 яки 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак стадион өчен урын билгеләү.
Быел Татарстанда яшәүче 14-25 яшьләрдәге 157 кеше талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды.
Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә республиканың иң талантлы яшьләрен һәм Татарстанның киләчәк интеллектуаль элитасын тәрбияләгән укытучыларны тәбрикләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми шәхесләр катнашты.
Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләрен ясау кысаларында 21 декабрь Казанда алты 2013 елгы Универсиада спорт объекты ачылачак. Бу турыда бүген Башкарма хакимият федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм тикшерү, шулай ук 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья универсиадасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле бирелгән органнар һәм башка оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясенең Бахрейнга (2009 елның 6-7 декабре) һәм Австриягә (2009 елның 9-11 декабре) визиты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул 10 декабрь көнне Австриянең башкаласы Венада Сәнәгать үсеше буенча БМО оешмасы (ЮНИДО) белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелуын искәртеп үтте. Документка ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юикелла әфәнде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.

14
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” (Казан) технополисы үсеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
“УК “Идея Капитал” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов әйтүенчә, технополис мәйданчыгында яңа резидентлар килүе дәвам итә, планлы рәвештә халыкара компанияләр белән сөйләшү эшләре алып барыла.

12
декабрь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2009 елның 15 нче декабреннән 2010 елның 10 нчы гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы тору режимы кертеләчәк. Бүген хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин хәбәр итте.
22 нче декабрьдә Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, электрон формада ачык аукционнар үткәрү өчен, биш федераль электрон мәйданчыкны сайлап алачак.
Бүген дәүләт заказын үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул ЭТИС (Татарстан Республикасының электрон товар-мәгълүмат системасы) мәйданчыгының да федераль конкурста катнашуын искәртте. Моның өчен ЭТИС электрон мәйданчыклар эшенә куела торган таләпләргә туры килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International