ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2009 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге бүләк белән “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен бүләкләнде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар иҗтимагый оешмалары, Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының региональ бүлекләре вәкилләре белән очрашты.
Сүз Татарстанның Ерак Көнчыгыш һәм Урал татар диаспоралары белән тагын да якынрак үзара хезмәттәшлек итүе турында барды.

10
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Венада (Австрия) БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Меморандумга кул куелды. Документка ЮНИДО ның генераль директоры Кандэ әфәнде Юмкелла һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Австрия Республикасында.
Республика делегациясе составында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та бар.
9 нчы декабрьдә Казанда, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов катнашты.

9
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың волонтер студентларын эшкә урнашканда тәкъдим итүче хатлар белән тәэмин итү идеясен яхшы бәяләде. Ул бу турыда “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында үткәрелгән VI Татарстан Республикасы студентлары Конгрессының пленар утырышында белдерде.

8
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Экспозиция “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, Казан мэриясе һәм “Роснанотех” дәүләт корпорациясе каршындагы “Казан ярминкәсе” ААҖ.

7
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстанда 2010 елга хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларның яңа региональ программасы проекты әзерләнде, ул 2009 елдагы программаның дәвамы булып тора.
Программа проектын “2009 елда хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча республика программасының тормышка ашырылуы һәм 2010-2011 елларга бурычлар турында” киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тәкъдир итте. Киңәшмә Бөтендөнья Банкы делегациясе катнашында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үткәрде.

5
декабрь, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар (алар составында проект институтлары һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре дә бар) төзелешнең барышы, “ТАНЕКО” мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләрен башкарып чыгу сроклары турында фикер алыштылар.
2010 елда Татарстан Республикасында 2 млн. м2 торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торакны файдалануга тапшыру киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International