Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды арасында 2008 елның 15 нче апрелендә төзелгән шартнамәнең өстәмә килешүенә кул куелды. Аның нигезендә республика, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен, Фондтан 4,71 млрд. сум алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Хьюлетт-Паккард” (HP) компаниясенең Россиядәге генераль директоры Оуэн Кристофер Кемп белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның “FWC Commission 2007 – Lot n 5” ЕС проекты менеджеры Карл-Хайнц Ях белән очрашуы барышында Европа союзы һәм Татарстан Республикасының наноиндустрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.