Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.
Быел Татарстанда БДИ нигезендә 100 меңнән артык имтихан тапшырылачак (чагыштыру өчен: 2005 елда имтиханнар саны 16 меңнән аз гына артыграк иде). Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты әмере нигезендә Татарстандагы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларындагы төп чаралар планы расланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Ул бу планның республика министрлыклары һәм ведомстволары эшендә төп план булачагын әйтте.
Татарстан Республикасында 2008 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча 3846 сум күләмендә расланган.
2009 елның 5 нче февралендә бу турыдагы карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кульба белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич катнашты.