Бүген, 21 нче гыйнварда, Минскида Белоруссия Республикасы һәм Татарстан Республикасы (Россия) арасында 2009-2010 елларга хезмәттәшлекне үстерү чараларының хөкүмәтара беркетмәсенә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Белоруссия Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский кул куйды.
2009-2010 елларга Татарстан һәм Белоруссия Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү чаралары беркетмәсе ике якның да товар әйләнеше күләмен арттырырга, шулай ук хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирер дип уйланыла.
Гыйнварның 20 көне эчендә Татарстан Республикасында эшсез калган яки төп эш урыны буенча тулы булмаган эш көнен генә эшләгән 367 кеше җәмгыять эшләренә җибәрелде. Бу турыда бүген тормыш сыйфатын арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте. Республика комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге башлыгы Марсель Имамов, әниләр капиталыннан файдалануга бәйле рәвештә, законнарга кертелгән үзгәрешләр турында җентекләп сөйләп бирде.
Ул 2007 елның 1 нче гыйнварыннан әниләр капиталына дәүләт сертификатының икенче бала тапкан яки икенче баланы тәрбиягә алган хатын-кызларга һәм, элек дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына булган хокуктан файдаланмаган булсалар, өч яки аннан да күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган хатын-кызларга бирелүен искәртте.