ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин “Алабуга” махсус икътисади зонасын (Татарстан Республикасы) үстерү Концепциясе һәм аны табышлы итү чаралары турында фикер алыштылар.

29
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Гыйнварның 20 көне эчендә Татарстан Республикасында эшсезлек 19 % ка үскән. Бу турыда бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.

28
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының нигез салучысы һәм җитәкчесе Клаус Шваб 2009 елның июнендә Татарстан Республикасының башкаласы Казанга киләчәк. Бүген, 28 нче гыйнварда, Давоста Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Клаус Швабның очрашуы барышында шуның турында сүз куештылар.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия делегациясе составында Давоска (Швейцария) килгән иде.
Бүген, 28 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия Федерациясе делегациясе составында Давоска (Швейцария) килде. 2009 елгы Давос форумында катнашучылар фикер алышачак төп тема – дөньякүләм икътисади кризис нәтиҗәләре.

27
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм багланышлар министрлыгы делегациясен кабул итте. Россиянең Элемтә министрлыгы вәкилләре өчен “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте”нең мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә оештырып күрсәттеләр.
Татарстанның юлларны төзекләндерүгә караган проектлары кризис аркасында туктатылмаячак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2009 елда транспорт-юл комплексын үстерү турында” дигән темага үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, федераль юллар буенча чыгымнар киметеләчәк, юллар төзү күләме шулай ук калачак.
Хәзерге җәмгыятьтә экология проблемалары белән барысы да – муниципаль һәм республика хакимиятләре дә, гражданнар үзләре дә шөгыльләнергә тиеш, чөнки бу безнең яшәү мохитебез. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Премьер-министры фикеренчә, халыкның сәламәтлеге дә тирә-юньгә җитди мөнәсәбәт булудан тора.

26
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе

2009 елда тулай төбәк продуктының күләме хәзерге вакыттагы 930 млрд. сумнан 721 млрд. сумга чаклы кимергә мөмкин. Республика бюджетына үз керемнәренең өчтән бере (115 млрд. сумнан 83 млрд. сумга хәтле) кимү көтелә. Социаль өлкәгә киткән чыгымнарның 64 миллиардтан да артуын исәпкә алып, иң мөһим социаль программаларны тулысынча тормышка ашыруны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Президенты биргән йөкләмә киеренке һәм җаваплы булып тора.

Россиядә нефть чыгаруның гомуми күләме кимегәндә, өч зур компания генә табышны арттыруга иреште, шулар арасында – “Татнефть” ААҖ. Бу турыда бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин әйтте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин химия һәм нефть химиясе тармагында җитештерүнең кимүе турында әйтте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2008 елда тармакның төп күрсәткечләре турында чыгыш ясаганда, Рафинат Яруллин комплекс предприятиеләрендә, 2008 елның августыннан башлап, товар продукциясе бәясенең сизелерлек кимүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “бу нефть химиясе комплексының күпчелек компанияләренә кагылган”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International