ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Алжирда Россия делегациясе составында “Сонатрак” (Sonatrak) Алжир дәүләт нефть-газ корпорациясе җитәкчелеге белән үткәрелгән очрашуда катнашты. Анда нефть-газ чыгару өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Оранда (Алжир). Шуны да искәртик: Алжирның бу шәһәрендә бүген Нефтьне чит илгә чыгара торган илләр оешмасы – ОПЕК ның (Organization of the Petroleum Exporting Countries – OPEC) гадәттән тыш сессиясе ачылды. Чара дөньякүләм икътисади кризис шартларында нефтькә бәяләрне стабильләштерү мәсьәләсенә багышланды.

16
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә (Казан) “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” IV республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырды. Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә һәм Россиядә аңа тиңнәр юк. 2008 елда конкурсның гомуми премиаль фонды 2,5 млн. сум тәшкил итте. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.
БДИ эксперимент этабын тәмамлый һәм 2009 елдан белем бирү сыйфаты бәйсез экспертизаның бердәм формасына әверелә. 2009 елда БДИ һәм БРИ үткәрү формалары һәм тәртибе турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова мәгълүмат бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын үткәрде. Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурсның төрле номинацияләрендә (13 номинация) претендентлар кандидатуралары турында фикер алыштылар.
Шуны да искәртик: конкурс республикада 2002 елдан башлап үткәрелеп килә, ул Татарстан Республикасының Сәнәгый предприятиеләр ассоциациясе (2005 елдан – Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе) тарафыннан оештырылган.

15
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда плазма үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” югары советының бюро әгъзасы, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Яковлева, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Кан препаратлары сыйфатына экспертиза ясау һәм донор плазмасының фракцияләнүен тикшерү Идел буе округ медицина үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең төбәк үсеше буенча генераль директор урынбасары Евгений Сметанин катнашты.
Бүген республиканың Хөкүмәт йортында Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашында 2008 елга Татарстан Республикасы икътисади күрсәткечләренең үтәлешен бәяләүгә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

13
декабрь, 2008 ел
шимбә
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында “Татарстанның эшлекле партнерлары. Хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләре” форумы узды. Кереш сүздә Татарстан Хөкүмәте башлыгы соңгы елларда республиканың дәүләт структуралары белән дә, Россия төбәкләре, БДБ һәм Балтия илләре администрацияләре белән дә үзара бәйләнештә торуның бай тәҗрибәсе тупланганлыгын билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Анда сәнәгый кооперация һәм субконтрактацияне үстерү чаралары турында сүз барды. Барыннан да элек, республика икътисадындагы хәлнең торышы турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Милли банкы башлыгы Евгений Богачев сөйләде.

12
декабрь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Япониягә эшлекле визиты барышында берничә мөһим очрашу үткәрде. Әйтик, Mitsubishi Heavy Industries (“Мицубиси Хэви Индастриз”, Япония) компаниясенең өлкән вице-президенты Суничи Ниягана әфәнде белән очрашу булды. Анда аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск) төзү кысаларындагы проект алды эшләре турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International