ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
2008 елның 20 нче декабреннән 2009 елның 10 нчы гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Бу турыдагы әмергә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ бәйрәм чараларын пиротехника әйберләрен (IV һәм V класслы) кулланып үткәрүчеләргә махсус янгынга каршы режим вакытында пиротехника әйберләрен куллану урыннарын Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белән килешеп билгеләргә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов өстәмә белем бирү буенча “Россия икътисады һәм мәгарифендә инновацион процесларның кадрлар белән тәэмин ителеше” дигән IX Бөтенроссия конференциясе һәм “Өзлексез белем бирү системасында социаль партнерлык” Бөтенроссия форумы эшендә катнашты. Борис Павлов конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле вакыйга белән котлады һәм инновацион үсеш юлына күчүнең, барыннан да элек, кешелек капиталына масштаблы инвестицияләр кертүгә бәйле булуын билгеләп үтте.

10
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Шаньдун провинциясендә (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) һәм Шаньдун провинциясе (Кытай Халык Республикасы) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Шаньдун провинциясе губернаторы Цзян Да Мин кул куйган.
Бүген кичен Татарстан делегациясенең Кытай Халык Республикасына эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе (КХР) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелачак. Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм провинция губернаторы Шаньдун Цзян Да Мин кул куячак.

9
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Шеньжень шәһәрендә (Кытай) уза торган I Евразия энергетика саммиты (Eurasian Energy Summit) эшендә катнашты. Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 8 нче декабрьдә, эш визиты белән Кытай Халык Республикасына (КХР) китте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов нанотехнологияләр буенча беренче Халыкара форумда (Мәскәү) Татарстан Республикасы тәкъдим иткән нанотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, on-line брифинг интернет челтәрендә трансляцияләнде.

6
декабрь, 2008 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауның зур тәҗрибәсе бар, һәм 2009 елда без элекке хаталарыбызны кабатларга тиеш түгелбез. Бу турыда бүген республикада “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” 185-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

5
декабрь, 2008 ел
җомга
Ваклап сату челтәрендә декларацияләнмәгән алкоголь продукциясен сату аркасында төрле дәрәҗәдәге бюджетларга – федераль дә, төбәк бюджетларына да керемнәр кими. Бу турыда кичә, 4 нче декабрьдә, Икътисади советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республикада алкоголь продукциясен күпләп сату базарында тәртип урнаштыру буенча планлы эш алып барыла.

4
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Республикадагы агымдагы хәл турында Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков белән очрашты. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү, шулай ук яшьләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт үтүләренә бәйле башка мәсьәләләр турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International