ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы традицион брифингта 2009 елда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү турында сөйләштеләр.
Журналистлар белән очрашуда республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева катнашты.

21
ноябрь, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән салым хезмәте эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Кичә, 20 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Икътисади советның беренче утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасындагы банк кредит оешмаларының дөньякүләм икътисади кризис шартларында эшләү нәтиҗәләренә багышланган иде.

19
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
1 нче ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының хезмәткәрләргә түләнмәгән эш хакы буенча бурычлары 61,5 млн. сум тәшкил иткән. Бурыч предприятенең үзендә акча булмау аркасында җыелган. Хезмәт хакын бирү буенча бурыч ел башыннан 10 тапкыр диярлек арткан. Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлы предприятиеләр белән көрәшү методлары һәм түләнмәгән хезмәт хакларының киләчәктә тагын да артуына ничек юл куймаска кирәклеге турында сүз барды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Бер көн элек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Чит ил инвестицияләре буенча консультатив хезмәт (FIAS) вәкилләре белән очрашуы булды.

18
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары, зур предприятие җитәкчеләре, кайбер муниципаль берәмлек башлыклары, Татарстан Республикасы башкарма комитетының республика һәм территориаль федераль органнары, финанс оешмалары вәкилләре дөньякүләм икътисади кризис шартларында Татарстан Республикасы сәнәгый предприятиеләренең эше турында фикер алыштылар. Киңәшмә “Казанкомпрессормаш” ААҖ нең конференц-залында узды.

17
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Җомга, 14 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Утырыш Казанда Чирәмдәге хоккей үзәгендә узды. Төп мәсьәлә 2009–2013 елларда Татарстанда чирәмдәге хоккейны үстерү концепциясе турында фикер алышу булды.

14
ноябрь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда “Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин һәм Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сәнәгый җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасының киләчәктәге үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шуны да искәртик: Сергей Лёвкин бүген бер көнлек эшлекле визит белән Татарстан башкаласы Казанда.
Киләсе 2009 ел “Алабуга” махсус икътисади зонасы өчен алдагылары кебек үк уңышлы булачак. Бүген җитештерү-сәнәгать тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасының киләчәктәге үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ахырында бу турыда журналистларга “Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен” Бөтенроссия форумында катнашты.
Чара Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа атналыгына багышланган һәм Липецкта уза.
Беренче вице-премьер Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны Бөтендөнья сыйфат көне белән котлады, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International